Владимир Леонов “Рубин”ның яңа генераль директоры итеп билгеләнде

Элек Леонов “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры вазыйфасын биләгән

 (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). “Рубин” җитәкчелеге Владимир Леоновны элек Андрей Громов биләгән Казан клубының генераль директоры вазыйфасына билгеләде.
“Владимир Александрович эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе клуб структурасын реформалаштыруны тәмамлау булачак. Моннан тыш ул бай җәрибәсен җанатарлар белән эшләрне җайга салу мәсьәләләрендә дә кулланыр дип ышанабыз.
“Рубин” интернат-мәктәбенә һәм яшь футболчыларны әзерләү үзәгенә баш тренер һәм менеджмент, тренерлар составы буенча кадрлар сайлау эшләре бара”, - диде “Рубин” президенты Валерий Сорокин “Рубин ТВ” рәсми клубы каналына биргән әңгәмәсендә.

Искәртеп узабыз, элек Леонов “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры вазыйфасын биләде һәм Татарстан башкаласында җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү эшләрен җитәкләде.