“Рубин” традицияләре дәвам ителәчәк - Владимир Леонов

Футбол клубының яңа генераль директоры аның алдына куелган бурычлар турында сөйләде

 (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). “Рубин” футбол клубының яңа генераль директоры Владимир Леоновның төп бурычлары җанатарлар, маркетинг, киләчәктә “Рубин” командасы уйнаячак яңа объект – футбол стадионы белән эшләрне җайга салу, шулай ук футбол ассоциацияләре регламентларын башкару белән бәйле юридик мәсьәләләрне хәл итү, спорт һәм идарә итү командасын формалаштыру, дип белдерде. Бу хакта “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автном оешма хәбәр итә.
“Без, әлбәттә, клуб традицияләрен, тарихын, эшләнмәләрен дәвам итәчәкбез. Әлбәттә, кайбер белемнәр һәм тәҗрибә буенча яңалыклар кертергә, алар барлык җанатарлар өчен уңайлы булсын өчен тырышачакбыз. Бүген, әлбәттә, футболга йөрүләрен телибез. Безнең мәктәпне, “Рубинны" танытырга кирәк, ул үзен йолдызлары, үсеп килүче алмаш аша белдерергә тиеш, чөнки бу футбол һәм спортның теләсә кайсы төре үсеше өчен нигез принциплары булып тора”, - дип ассызыклады яңа генераль директор.

В.Леонов шулай ук, “Рубин” җитәкчелеге ММЧ һәм җанатарлар өчен дә максималь дәрәҗәдә ачык булачак, дип вәгъдә итте. Җанатарлар – алар беренче чиратта. Клуб үз эшен, команда нәтиҗә күрсәтергә тиеш. Мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышачакбыз”.
Искәртеп узабыз, элек “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры вазыйфасын биләгән һәм Татарстан башкаласында җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү эшләрен җитәкләгән Владимир Леонов Казан клубының генераль директоры вазыйфасына билгеләнде. 24 декабрьдә кич “Рубин” президенты Валерий Сорокин попечительлек советының карарын игълан итте.
“Мин клуб тормышы мәсьәләләре буенча кабул ителгән карарлар хакында хәбәр итәргә тиеш. Попечительлек советына Владимир Леонов тәкъдим ителде. Попечительлек советы “Рубин” генераль директоры вазыйфасына бу кандидатураны раслады. Беренче вакытта Владимир Александрович эшчәнлеге төп юнәлешләренең берсе клуб структурасын реформалауны тәмамлау булачак. Клуб җитәкчелеге һәм попечительлек советы Владимир Александрович яңа вазыйфада аның алдына куелган бурычларны башкара алыр дип өметләнә. Моннан тыш, ул җанатарлар белән эшләрне җайга салуда бай тәҗрибәсен куллана алыр дип өметләнәбез”, - дип белдерде “Рубин” президенты Валерий Сорокин клубның матбугат хезмәтенә.
“Рубин” интернат-мәктәбенә һәм яшь футболчыларны әзерләү үзәгенә баш тренер һәм менеджмент, тренерлар составы буенча кадрлар сайлау эшләре бара. Клуб структруралары тарафыннан тиешле карарлар кабул ителгәч, беренче чиратта, җанатарларга кадрлар буенча яңалыкларны хәбәр итәрбез”, - диде Сорокин.
Владимир Леонов яңа вазыйфада үз вәкаләтләренә Яңа елдан соң керешә.