Казанда РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе призына дзюдо буенча турнир үтте

Казанда РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе призына дзюдо буенча турнир үтте

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казанның “Батыр” СКда РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе призына дзюдо буенча VI яшүсмерләр турниры үтте. Чарада катнашырга ТР шәһәрләреннән һәм Чуашстан, Мордовия Республикаларыннан көрәшчеләр килгән. Ярышта барлыгы 9-14 яшьлек 150дән артык яшь көрәшче катнашты.
Турнирның ачылу тантанасында РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
“Шуның кадәр күп яшь егетләрнең дзюдо белән шөгыльләнүен күрү куанычлы. Бу горурлык һәм хөрмәт уята. Без әлеге турнирны инде 6 нчы ел уздырабыз. Сезгә гадел көрәш һәм гадел җиңүләр телим!”, - диде генерал-лейтенант.
Соңыннан Дәүфит Хәмәдишин җәмгыятьтә дзюдоны популярлаштыруга зур өлеш керткән “Нур” клубы укучыларын һәм тренерларын бүләкләде.
Гомуми командалар зачетында “бронза”ны Саранск көрәшчеләре алды. 2 нче баскычта – Алабуга дзюдочылары, ә чемпионнар титулына “Нур” клубы спортчылары лаек булды.
Җиңүчеләр һәм призерлар турнир медальләрен, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар, дип хәбәр итә РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.