“Ак Барс” Түбән Новгородта бу елда соңгы турнирын ача

“Торпедо” белән “Ак Барс” матчы 19.00. сәгатьтә башлана

 (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы Түбән Камада күчмә турнир ача. “Торпедо” белән “Ак Барс” матчы 19.00. сәгатьтә башлана.
Очрашуда Сергей Кулаков (Тверь), Вячеслав Буланов, Константин Чубыкин (икесе дә Мәскәүдән), Роман Шиханов (Тольятти) судья бригадасы хезмәт күрсәтә. “КХЛ-ТВ” һәм “ТНВ” телеканаллары хоккей яратучыларга матчның турыдан-туры трансляциясен тәкъдим итә.
Көндәшләр ил чемпионаты кысаларында 66 тапкыр очрашкан: казанлылар 41 җиңү, 7 тигез исәп һәм 18 җиңелүгә ия, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.