Горки-Әмәт урманында чаңгы прокаты эшли башлады

Профессионаллар һәм һәвәскәрләр өчен яктыртылган трассалар паркның аерым ике өлешендә урнашкан.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Горки-Әмәт урманында чаңгы прокаты ачылды. Спорт кирәк-яракларын арендага көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр һәм ял көннәрендә 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, чаңгы, ботинка һәм таяклардан торган зурлар комплектын алып тору өчен сәгатенә 200 сум, балаларныкы өчен 100 сум түләргә кирәк. Тулырак мәгълүматны Горки-Әмәт урманының социаль челтәрләрдәге битендә белергә була.

Залог сыйфатында иминият таныклыгы, эш яисә пенсия таныклыгы, студентлар билеты (паспорт күрсәткәндә), шулай ук машина йөртү таныклыгы кабул ителә. Үз инвентаре белән килүчеләр чаңгы базасы бинасында киенеп-чишенә һәм җылына ала. Үзең белән битлек булырга тиеш.

Яктыртылган трассалар паркның ике өлешендә (Горки урманында — профессионаллар өчен, ә Әмәт урманында — һәвәскәрләр өчен) урнашкан.

Прокат чаңгы базасы бинасында урнашкан, диелә хәбәрдә.