news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барда авылында беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы кубогына ярыш узды

Чарада Барда районыннан 21 команда көч сынашты.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрь көнне Пермь крае Барда авылында беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы кубогына волейбол буенча спорт ярышы узды.

Чарада Барда районыннан 21 команда көч сынашты, дип яза конгрессның матбугат хезмәте.

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Пермь крае Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов тәбрикләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100