news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Фәнис Галәветдинов призына унөченче тапкыр бильярд ярышы булды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев иганәче Фәнис Галяутдиновка Апас районының бильярд спорты федерациясе җитәкчесе таныклыгын тапшырды.

Апаста  Фәнис Галәветдинов призына унөченче тапкыр бильярд ярышы булды
http://apastovo.ru/

(Апас, 25 октябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апас районы мәдәният йортының бильярд залында утызга якын катнашучы ярышта үз осталыгын күрсәтте. Районның бильярд спортын сөючеләр өчен эшмәкәр тарафыннан оештырылучы турнир быел унөченче тапкыр үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев иганәче Фәнис Галяутдиновка Апас районының бильярд спорты федерациясе җитәкчесе таныклыгын тапшырды.

«Сез райондашларда бильярд спортына кызыксыну уятуда зур өлеш кертәсез. Күпләргә үрнәк булып торасыз. Киләчәктә дә бу күркәм эшегездә уңышлар насыйп булсын», — диде ул.

Киң күңелле эшмәкәр, иганәче Фәнис Галәветдинов җиңүчеләргә бик саллы бүләкләр, медальләр һәм Грамоталар да әзерләгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100