Мөмкинлекләрдән файдалана алмадык – Корбан Бердыев

"Рубин" командасы баш тренеры Россия кубогыннан төшеп калуга китергән уенга үз бәясен бирде.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Россия кубогының 1/8 финал раундында “Крылья Советов” футболчыларына оттырганнан соң (1:2), “Рубин” командасы баш тренеры Корбан Бердыев матбугат конференциясендә уенга карата үз бәясен бирде.

“Россия чемпионатында әле хәлне үзгәртеп булса, кызганыч, Кубокта инде булдыра алмаячакбыз. Көрәштән төшеп калуыбыз кызганыч. Әмма уен буенча... Төп проблема – мөмкинлекләрдән файдалана алмыйбыз”, – диде Корбан Бердыев.

Баш тренер фикеренчә, әлеге состав белән дә вазгыятьне үзгәртергә мөмкин.

“Начар эшләмибез, нәрсә теләвебезне яхшы аңлыйбыз. Гол гына кертә алмыйбыз. Һәр уенда күп кенә мөмкинлек тудырыла. Гол кертсәк, бар да яхшы булачак”, – диде Бердыев.

Остаз сүзләренчә, алда торган уеннарда команда үз дигәненә ирешә башлаячак.

“Ышаныч бар. Алла боерса, бар да яхшы булыр”, – диде Бердыев.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге уенда “Крылья Советов”ка җиңү китергән тупларны Сергей Корниленко (33 нче минут) һәм Азер Алиев (55 нче минут) кертте. “Рубин” 59 нчы минутта җавап бирде, гол авторы – Рифат Җамалетдинов.