"Казан чаңгы марафоны – 2018" ярышларына теркәлү башлана

Традицион узышлар 2018 елда 51 нче мәртәбә үткәреләчәк.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 2018 елның 11 мартында традицион Казан чаңгы марафоны узачак. 51 нче марафонда катнашучыларны теркәү төгәл бер атнадан – 1 ноябрьдә старт алачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Ярты гасырлык тарихы булган ярышларның чираттагысы гыйнвар һәм февраль айларында түгел, ә мартның икенче яртысында уздырыла. Бу кырыс табигать шартлары катнашучыларга кыенлыклар тудырмасын, киресенчә, алар узышлардан рәхәтлек алсын, канәгатьлек кичерсен өчен шулай эшләнелә”, – дип җиткерделәр безгә.

Соңгы елларда Казан марафоны Россия күләмендә уздырыла торган чаңгы узышлары арасында иң дәрәҗәлеләрдән санала. Ул ирекле ысул белән узышырга яратучыларны үзенә җыя. 2017 елдан башлап Казан чаңгы марафоны Russialoppet составына да кертелде.

Исегезгә төшерәбез, Казан чаңгы марафоны үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Ул вакытта – 2017 елның 4 февралендә марафонда 700дән артык чаңгычы җитезлектә көч сынашты.

“Локомотив” стадионында узачак 51 нче марафонда катнашу өчен гаризалар Казан марафонының рәсми сайтында кабул ителәчәк. Марафон хакындагы яңалыкларны Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе рәсми сайтында да урнаштырачакбыз”, – диделәр федерациянең матбугат хезмәтендә.