Татарстан каратисты Болгариядә узган Ауропа чемпионатында бронза медаль яулады

Хәзер ул дөнья чемпионатына әзерләнә

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Болгариянең Варна шәһәрендә каратэ кекусин-кан буенча III Ауропа ачык чемпионаты узды. Анда 20 илдән 100 дән артык каратист катнашты.
Ярышларда Россия җыелма командасы составында якташыбыз – Чаллы спортчысы, спорт мастеры Кирилл Прохоров та (тренеры Фаил Шәрифуллин, 4 данн) чыгыш ясады. Бу аның өчен шундый дәрәҗәдәге тәүге турнир булды. Әмма ул үзеннән тәҗрибәлерәк көндәшләре алдында каушап калмады.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Кирилл Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда үзенең тәүге медален яулады – бронза медальгә лаек булды. Хәзер ул дөнья чемпионатына әзерләнә, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР Кекусинкай федерациясеннән.