news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта «Милләтләр кроссы-2021» нәтиҗәләре билгеле булды

Быелгы «Милләтләр кроссы» ГТОның 90 еллыгы кысаларында үткәрелде.

Актанышта «Милләтләр кроссы-2021» нәтиҗәләре билгеле булды
http://aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Бүген Актанышта «Милләтләр кроссы-2021» узды.

Мәктәп укучылары катнашындагы сәламәтлек көне «Бүләк» чаңгы трассасында оештырылды. Спорт сөюче 500 укучы үз яшенә караган аралыкта физик әзерлеген сынады.   Быелгы «Милләтләр кроссы» ГТОның 90 еллыгы кысаларында үткәрелде. 

Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рагниза Шакирова котлады, мактау кәгазе, медальләр һәм истәлек бүләге тапшырды. 1-3 урын алучылардан тыш, 4, 5 урынга лаек булганнар да хөрмәтләнде. Җиңүчеләрнең исемнәре белән биредә танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot