news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан волейбол лигалары Covid-19 аркасында тукталып торган турнирларны яңарта

Фәрит Мөхәммәтшин тренерлар составына ярдәм итүнең мөһимлеген искәртте.

Татарстан волейбол лигалары Covid-19 аркасында тукталып торган турнирларны яңарта
https://tatarstan.ru

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда волейбол буенча ярышлар яңартыла, уеннар санитар таләпләр буенча узачак. Бу хакта бүген ТР Волейбол федерациясе президиумы утырышында билгеле булды. Утырышны федерация башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда спорт чаралары туктатылуга карамастан спорт тормышының дәвам иткәнлеген искәртте. «Хәзер безнең барлык таләпләрне үтәп, туктатылган турнирларны яңадан башлау мөмкинлегебез бар», — диде федерация башлыгы.

Утырышта катнашучыларны 2020 ел ахырына кадәр Татарстан Волейбол федерациясенең спорт-массакүләм чараларының календарь планы белән Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов таныштырды. Ул быелның калган өч аенда волейбол буенча бик күп ярышлар уздырылачагын әйтте.

Шулай ук утырышта тренерлар составын әзерләү буенча фикер алыштылар. «Без барыбыз да төрле дәрәҗәдәге спортчылар әзерләячәк үз белгечләребезне әзерләү һәм аларга ярдәм итү белән кызыксынабыз. Республиканың Спорт министрлыгы белән бергә без бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләячәкбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100