Триатлон буенча уеннарның беренче көнендә «Созидание» фондына 150 мең сум җыелган

Оештыручылар белдерүенчә, уеннарның икенче көнендә ике тапкырга күбрәк акча җыелачак.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Триатлон буенча IRONSTAR SPRINT & 113 KAZAN 2017 халыкара уеннарның беренче көнендә «Созидание» хәйрия фондына 150 мең сумга якын акча җыелган. Бу хакта аның оештыручылары хәбәр итә.

Ярышлар барышында җыелган акчаның бер өлеше «Созидание» хәйрия фондына күчереләчәк. Аның җитәкчесе – шоумен Михаил Шац. «Уеннарның беренче көнендә хәйрия максатыннан 150 мең сум акча җыелды. Икенче көнне 300 мең сум җыярга уйлыйбыз», – диелә оештыручылар хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, триатлон буенча IRONSTAR SPRINT & 113 KAZAN 2017 халыкара уеннары Татарстан башкаласында 26 августта узачак. Спринт һәм «ярым тимер» дистанцияләренә 800дән артык индивидуаль катнашучы һәм 250гә якын эстафета командасы чыгачак. Спринт дистанциясендә 750 метрга йөзү, 20 чакрым арага велосипедта узышу һәм биш чакрымга йөгерү каралган. «Ярым тимер» дистанциясенә 2 чакрымга якын ераклыкка йөзү, 90 чакрым арада велосипедта узышу һәм 21,1 чакрымга йөгерү керә.