Татарстанның ике спортчысы Универсиадада көмеш медаль яулады

Нияз Билалов исәбендә быелгы Уеннарның икенче медале.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Тайбэйда Бөтендөнья җәйге Универсиада дәвам итә. 19 августта старт алган студентларның уеннарына 30 августта нокта куела. Бүгенге ярышларда Татарстан спортчылары да уңышка иреште.  Команда составында Абдула Абдулҗәлилов, Лечи Эдиев, Аслан Лаппинагов, Станислав Ретинский, Антон Брачев, Муса Туменов, Альберт Огузов һәм Чаллы спортчысы Нияз Билалов чыгыш ясады.

Россиянең ир-егет дзюдочылары бүген команда турнирында көмеш медаль яулады. Финалда ил спортчылары Япония дзюдочыларына оттырды – 1-4. Бронза медаль ияләре – Бразилия һәм Германия җыелма командалары. Шунысын да әйтергә кирәк: Нияз Билалов быелгы Универсиадада шәхси беренчелектә бронза медаль яулаган иде инде.

Бүген Чаллының тагын бер спортчысы Рафаэль Камалов Универсиадада тхэквондо буенча 87 килограммга кадәрге авырлыкта көмеш медаль яулады.