Татарстанның хоккей тренерлары янә парта артына утырды

Идел буе спорт һәм туризм академиясендә квалификация күтәрү курслары кысаларында тренерлар семинары старт алды

  (Казан, 25 август, «Татар-информ). Идел буе спорт һәм туризм академиясендә квалификация күтәрү курслары кысаларында тренерлар семинары старт алды.

Өч көн дәвамында Татарстан Республикасының 12 муниципаль районыннан, шулай ук Кыргызстан һәм Свердловск өлкәләреннән 40 тренер үз һөнәрләренең яңа аспектларына төшенәчәк. Ә "Ак Барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең әйдәп баручы тренерлары Евгений Чепрасов, Айрат Мирханов, Ленар Вилданов, шулай ук баш тренер Александр Дюмин Һәм Бөтенроссия категориясе судьясы Владимир Суслов үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Шулай ук  Квалификация күтәрү үзәге директоры, Идел буе академиясе биология фәннәре кандидаты, доцент Татьяна Кириллова да лекцияләр укыячак.

Икенче юлы лекция тыңлаучылар октябрьдә очрашачак, дип хәбәр итә вуз матбугат хезмәте.