«Рубин» – «Работнички» матчын "ТНВ" туры эфирда күрсәтә

Скопьеда узган беренче очрашуда командалар тигез исәпкә уйнады - 1:1

(Казан, 25 август, «Татар-информ»).  27 август көнне "Рубин" Македониянең "Работнички" клубына каршы УЕФА Европа Лигасы плей-офф раундының җавап матчын үткәрә.

Очрашу Казанның Үзәк стадионында уза һәм 19.00дә башлана. Теге яки бу сәбәпләр аркасында матчны стадионда карый алмаган җанатарлар уенны телевизор экраныннан күзәтә ала. «ТНВ-Татарстан» каналы туры трансляция оештыра.

Скопьеда узган беренче очрашуда командалар тигез исәпкә уйнады - 1:1, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.