"Ак Барс" яңа сезонда Риганың "Динамо" командасы белән очраша

"Яңа гасыр телеканалы" хоккей яратучыларга матчтан туры трансляция тәкъдим итә

 (Казан, 25 август, «Татар-иформ»). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ сигезенче чемпионатында беренче матчын үткәрә.

Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары бүгенге матчны һәм аннан соңгы 7 матчны да кунакта үткәрәчәк. Бүген "барс"лыларның көндәше - Риганың "Динамо" командасы. Матч 19.30 сәгатьтә башлана. Очрашуда КХЛ арбитрлары Роман Гофман, Юрий Оскирко, Степан Коршак, Александр Чернышев хезмәт күрсәтә. "Яңа гасыр телеканалы" хоккей яратучыларга матчтан туры трансляция тәкъдим итә.

КХЛ чемпионаты кысаларында "Ак Барс" белән "Динамо" 13 тапкыр очрашты: казанлылар активында 10 җиңү, 3 оттыру, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.

Фотосурәт ak-bars.ru сайтыннан алынды.