Казанда уздырылачак спортның су төрләре буенча FINA XVI Дөнья чемпионатына 120 меңнән артык билет сатылган

Бу – билетларның 30 проценты

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр уздырылачак спортның су төрләре буенча FINA XVI Дөнья чемпионатына 120 меңнән артык билет сатылган. Бу хакта бүген журналистларга, чемпионат ачылырга 29 көн кала оештырылган пресс-тур барышында, Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте.

“Бүгенгә билетларның 30 проценты сатылган: бу 120 меңнән артык билет дигән сүз. Әлегә барлык ярышларга да билетлар сатыла. Әмма аларга ихтыяҗ көннән-көн арта”, – дип сөйләде ул.

Азат Кадыйров искәртеп узганча, чемпионатны ачу тантанасында һәм 26 нчы июльдән 2 нче августка кадәр “Татнефть-Арена”да 8 тапкыр кабатлап күрсәтеләчәк “Пилигрим” шоу-тамашасына да билетлар сатуда бар.