Яр Чаллы спортчысы җиңел атлетика буенча Россия беренчелегендә җиңгән

20-24 нче июньдә Чиләбедә 18 яшькәчә яшүсмерләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге үтте

 (Яр Чаллы, 25 июнь, «Татар-информ»). 20-24 нче июньдә Чиләбедә Е.Елесина исемендәге стадионда 18 яшькәчә яшүсмерләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге үтте.

2000 м дистанциядә “Яр Чаллы” спорт мәктәбе укучысы Александра Кудряшова 7:01.33 нәтиҗәсен күрсәтеп, җиңү яулады. Аның тренер-укытучылары - Татьяна Петрова һәм Василий Петров.