Универсиада 2013 уты Түбән Камада булды

Шәһәр Татарстанда ут эстафетасын кабул иткән 15 нче торак пункт булды

 (Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Кичә Түбән Кама халкы XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары утын каршы алды. Шәһәр Татарстанда ут эстафетасын кабул иткән 15 нче торак пункт булды. Шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узган дистанциянең озынлыгы якынча 8 км иде.

Эстафета Түбән Кама технология көллиятеннән старт алды. Аны Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гәрәев кабызды. Соңыннан ут эстафетасы яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Рөстәм Хөсәеновка тапшырылды. Ут эстафетасы “Кояшлы алан” спорт һәм гаилә ялы паркы территориясендә тәмамланды, анда Универсиада уты касәсенә ут кабызылды.

Танылган яшь хоккейчы, Түбән Каманың горурлыгы Наил Якупов соңгы факел йөртүче булды.

Ут касәсен кабызу хокукы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшинга бирелде. “Барыбызны да зур бәйрәм белән ихлас күелдән котлыйсым килә: бүген Түбән Кама Бөтендөнья студентлар уеннары уты эстафетасын кабул итә. Россия җыелма командасына спорт уңышлары һәм казанышлар телим!”, - диде ул үз чыгышында.

Исегезгә төшерик, Универсиадада Россия җыелма командасы составында “Нефтехимик” СК вәкиле Алсу Мортазина чыгыш ясаячак.

Түбән Кама халкын зур спорт бәйрәме белән ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев та котлады. Ул үз чыгышында Түбән Каманың нефть химиясе башкаласы гына түгел, ә спортны яраткан яшьләр шәһәре булуын ассызыклады.

Универсиада уты сакчылары Түбән Кама мэрына символик факел бүләк иттеләр.

Ут Түбән Камадан ТРның Яңа Чишмә районына юнәлде, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы Советы матбугат хезмәте.