Әлмәт районы башлыгы триатлон ярышларында катнашты

Ярышлар экстремаль шартларда узды.

(Әлмәт, 25 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» нефть һәм газ чыгару департаменты башлыгы Рөстәм Сәетгәрәев Геленджикта узган Ironman ярышларында катнаштылар. Спортчылар 1,95 км йөзүдә, 90 км велосипедта йөрүдә һәм 21,1 км йөгерүдә ярышты.

Ярышлар экстремаль шартларда узды. Ул көнне көчле җил, яңгыр иде.

Исегезгә төшерәбез, 12 июньдә мондый ярыш Әлмәттә дә узачак.