Буа районында авыл спорты инфраструктурасы үстерелә

Яңа спорт объектлары баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен каралган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Буа районының Чураково һәм Чуаш Аксуы авылында яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килгән. Объектлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелгән.

Мәйданчыклар тренажерлар, таганнар һәм турниклар комплексыннан гыйбарәт, алар тәүлекнең караңгы вакытында да спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булсын өчен ясалма яктырткычлар белән белән җиһазландырылган. Мәйданчыкларда махсус йомшак өслек җәелгән. Биредә авыл яшьләре волейбол һәм баскетбол уйный ала. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Буш вакытларында волейбол белән шөгыльләнәм. Яңа мәйданчыкта ярышларга әзерләнү җайлырак булачак. Ә бүген без Чувашия спортчыларына каршы яңа мәйданчыкта беренче матч уздырабыз», — дип, кичерешләре белән уртаклашты Арина Семенова.

Яңа спорт объектлары баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен каралган. Бу заманча, уңайлы мәйданчыклар яңа спорт казанышлары өчен генә түгел, ә авыл кешеләренең сәламәт яшәү рәвеше белән мавыгу урыны да булырга тиеш.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы 2021 елда һәм аннан соң да әле дәвам итәчәк. Авыл территорияләрен төзекләндерү чараларында республиканың барлык районнары да катнаша ала.