Актанышта Шәймиев Кубогына көрәш буенча төбәкара турнир җиңүчеләре ачыкланды

Ярышта республиканың төрле төбәкләреннән 45 командада 400гә якын яшь батыр катнашты.

(Актаныш, 25 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). 23–24 апрель көннәрендә Актаныш районының «Батыр» спорт комплексында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир төгәлләнде.

Ярышта республиканың төрле төбәкләреннән 45 командада 400гә якын яшь батыр катнашты. Ике көн дәвамында алар үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчене ачыкладылар.

Шулай итеп, Балтач районы көрәшчесе беренче урынны алды, икенче урында — Әлмәт шәһәре спортчысы, өченче урында -Актаныш егете.