Татарстан чаңгычысы скиатлонда Россия чемпионаты җиңүчесе булды

Ул 10 км га узышта - икенче

  (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Татарстан чаңгычысы Наталья Жукова 15 км арага скиатлонда Россия чемпионы булды, ә кичә 10 км га узышта көмеш медаль яулады.

Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.