Зәйгә республикадан йөзәргә җыелалар

Ярышларда Татарстанның 15 шәһәреннән иң яхшы командалар көч сынаша

 (Казан, 25 март, “Татар-информ”). Бүген Зәйнең физкультура-сәламәтләндерү комплексында белем бирү учреждениеләре командалары арасында кышкы һәм җәйге спорт төрләре беренче республика спартакиадасының йөзү буенча финал ярышлары була.

Ярышларда Татарстанның 15 шәһәреннән иң яхшы командалар көч сынашачак. Безнең шәһәр данын муниципаль турда җиңү яулаган 4нче мәктәп командасы яклаячак, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.