Чаңгы ярышында 75 яшьлек бабайлар да элдертте

Чаңгыда 1 сәгать дәвамында узышу буенча ярыш үткәрелде

 (Казан, 25 март, “Татар-информ”). Кукмара районының Нырья урта мәктәбе базасында чаңгыда 1 сәгать дәвамында узышу буенча төбәкара ачык ярыш булды. Анда, кукмаралылардан тыш, Балтач, Нократ Аланы төбәкләре чаңгычылары – барлыгы 61 спортчы катнашты. Чаңгычыларның иң олысына 75 яшь булса (Нократ Аланыннан), иң кечесенә 9 яшь (Нырья мәктәбеннән) иде. Иң мөһиме – ярышлар дәвамында бер генә кеше дә дистанциядән чыкмады, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” басмасы.