Алабуганың хоккей командасына Бөтенроссия турнирында җиңүче кубогы тапшырылды

Команданың тренеры Александр Герасимов «Татар Автономияле Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

(Алабуга, 25 февралль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада эшлекле киңәшмәдә районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Лесные пчелы» командасы капитаны Альберт Якуповка хоккей буенча VIII Бөтенроссия турнирында җиңүче кубогын тапшырды. Уен 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында Олимпия чемпионы Андрей Коваленко призына үткәрелде.

Команданың тренеры Александр Герасимов «Татар Автономияле Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

«Лесные пчелы» командасы «Алтын алка» турнирында Новокузнецкиның «НефтеХимСервис» командасын 9:3 исәбе белән җиңгән иде. 

Алабуга командасы турнир җиңүчесе булды.