Тәтештәге ирекле көрәш мәктәбе район һәм республика чикләреннән ары танылган

Талантлы тренерларның берсе Александр Яковлев Ульян өлкәсеннән килгән.

(Тәтеш, 25 февраль, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Алинә Нуриева). Тәтештәге ирекле көрәш мәктәбе район һәм республика чикләреннән ары танылган. Район спортчылар хәтта дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларда Мактау пьедесталы баскычына күтәрелә. Көрәшчеләрне талантлы тренерлар әзерли. Александр Яковлев — шуларның берсе. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Александр Алексеевич Тәтешкә Ульян өлкәсеннән килә. «Мин үзем ирекле көрәш белән дүртенче сыйныфтан шөгыльләнә башладым. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң ирекле көрәш мәктәбенә килдем һәм үземнең тренерыма спортчылар әзерләргә булыша башладым, ә аннан соң үзем дә төркем җыйдым», дип сөйли ул.

Тәтешнең ирекле көрәш мәктәбенә нигез салган Сәгыйть Ибраһимов нинди дәлилләр китергәндер, әмма аңа Александр Яковлевны Олы Нагаткинодан Тәтешкә күченергә һәм «Аю» көрәш клубында эшләргә күндерә алган. Клуб залы көн саен диярлек төрле яшьтәге, спорт югарылыкларына ирешергә күзләре очкынланып торган балалар белән тулыланган, шуңа да ике тренерга да эш җитәрлек булган.

«Мин кайбер балаларның спорт белән шөгыльләнергә теләмәвенә кайвакыт гаҗәпләнәм. Барысы да бөек спортчы була алмый, әмма көрәш, теләсә нинди очракта да яхшы физик әзерлек бирә, кеше үзенә ышанычлы, игътибарлы, килеп туган хәлне бәяли һәм дөрес карарлар кабул итә белү осталыгына ия була, — дип саный Александр Алексеевич. — Әле тагын ирекне, фикерне үзгәртә, холыкны чыныктыра».

Тәтеш тренерының шәкертләре әйтүенчә, аның педагогика осталыгыннан тыш, яхшы сыйфатлары — бу мәрхәмәтлелек, сабырлык, авыр чакта ярдәм итү, чөнки җиңүләр җиңелүләрсез булмый.

Александр Яковлев шәкертләренең сәламәтлеген ныгыту буенча эшләрне дәвам итү, аларны тулаем физик әзерлекләрен яхшырту, күнегүләрне югары дәрәҗәгә җиткерү, ярышларда катнашу, шәкертләренең җиңүләрен максат итеп куя.