Джиу-джитсу турнирында төп приз Хаҗга юллама булды

Казанда Мәрҗани юбилеена багышланган джиу-джитсу буенча бөтенроссия турниры ачылды, төп приз – Хаҗга юллама.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Екатерина Пронина). Кичә Казанда татар галиме һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан джиу-джитсу буенча бөтенроссия турниры ачылды. Чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы белән башланды. Хәзрәт 2018 елның республикада татар мәгъпифәтчесе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани елы булуын искәртте.

Турнирны Россия джиу-джитсу федерациясе Мәрҗани исеме белән атарга тәкъдим итте. Дин белгече шулай ук борынгы төрекләрдәге “каракаплан” көрәш төрендә уңышлары белән билгеле булган.

Япон көрәшен сайлауны мөфти джиу-джитсуның мөселманнар өчен кулай ярыш булуы белән аңлатты. Биредә кием дә дин кануннарына каршы килми.

Ярышларда төп приз – Хаҗга юллама. Быел турнир бөтенроссия спорт ярышлары Бердәм календарь планына кергән. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнашты. Турнирда ярышлар ир-атлар арасында һәм хатын-кызлар арасында 12 үлчәү категориясендә барды.