Актанышка Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов килде

Актанышлылар шахмат дөньясының легендасы белән очрашты.
(Актаныш, 25 февраль, "Татар-информ", Актаныш таңнары").  Актанышка шахмат дөньясының легендасы, РФнең Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов килде, дип яза "Актаныш таңнары" газетасы. Шахмат буенча 12нче дөнья чемпионы булып танылган бөек шәхес районыбызга Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм “БлагоДарение” фонды рәисе Фәрит Салихов чакыруы буенча килде. Аның белән очрашу “Актаныш” спорт комплексында үтте.