news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раифа күле бозында мөселманнарның һәм православларның хоккей турниры була

40 гаризадан илнең төрле төбәкләреннән һәм 6 шәһәрдән 10 команда сайлап алынган.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Февраль уртасында Раифа күле бозында «Дуслык кубогы» икенче Бөтенроссия хоккей турниры уза. Турнирны оештыручылар Казан православие гимназиясендә чара турында сөйләде.

Бер ел элек Раифа күле бозында православ, мөселман һәвәскәр командалары катнашында уникаль хоккей турниры уңышлы узды. Ул республика федерациясен бөтен дөньяда күрелмәгән «социаль проект» ны кабат оештыруга этәрде. Бу турнирны Татарстан хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов шулай дип атады.

40 гаризадан илнең төрле төбәкләреннән һәм 6 шәһәрдән 10 команда сайлап алынган. Турнир 17 — 20 февральгә планлаштырылган. Матчлар Раифа күле бозында да, Казанда «Спорт сарае»нда һәм «Триумф»та узачак. Өченче урын өчен матч һәм финал «Спорт сарае»нда узачак.

Турнир кысаларында күрсәтмә матчлары да оештырыла. 17 февральдә «Нәзарәт җыелма командасы» һәм «Төнге хоккей лигасы җыелма командасы», «Ак Барс» ветераннары» һәм «Яшел Үзән районы җыелма командасы» очраша.

19 февральдә «Черек күл» паркында Төнге хоккей лигасының иң яхшы уенчылары очраша. Моннан тыш, «Спорт сарае»нда хәрәкәт функцияләре бозылган балалар өчен «Хоккей һәркемгә» хәйрия матчы уза. Хоккей-социаль проекты чыгымнарының күп өлешен «Суварстрой» күтәрә. Килгән барлык командалар «Волга» кунакханәсендә яшәячәк, аннан иске спорт сараена берничә минутта барып җитеп була.

«Дуслык кубогы»нда катнашучыларны һәм кунакларны бай мәдәни программа көтә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100