“Ак Барс” Мәскәү өлкәсенең “Химик” командасы белән очраша

Иртәгә Мытищида Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Мәскәү өлкәсенең “Химик” командасы белән очраша
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә Мытищида Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Мәскәү өлкәсенең “Химик” командасы белән очраша.
“Химик” (Мәскәү өлкәсе) – “Ак Барс” (Казан) командаларының очрашуы “Арена Мытищи” боз сараенда 13.00 сәгатьтә башлана. Уенга судьялар Константин Оленин, Виктор Бирин, Алексей Медведев (барысы да – Мәскәүдән) хезмәт күрсәтә. “Спорт” телеканалы хоккей сөючеләргә “Химик” – “Ак Барс” матчының турыдан-туры трансляциясен тәкъдим итә. Трансляция 12.55 сәгатьтә башлана.
Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 50 мәртәбә очрашты: казанлылар активында – 29 җиңү, 21 оттырыш (алкалар аермасы 149-129), дип хәбәр итә “Ак Барс” клубының матбугат хезмәте. Быелгы сезонда ике матчта да “барслар” җиңүгә иреште:алар Казанда “Химик” хоккейчыларын – 5:2, Мытищида 3:1 исәбенә отты.
Хәзерге вакытта “Ак Барс” һәм “Химик” командалары ил чемпионаты турнир таблиацасында 6 һәм 7нче урыннарны били. Очколар саны тигез булган хәлдә, казанлылар Мәскәү өлкәсе командасыннан бары тик кертелгән һәм керттерелгән алкалар аермасы буенча гына алда бара.