Тренерлар М.Әхмәтшин һәм Ф.Хәйруллин истәлегенә багышланган бокс һәм кикбоксинг буенча ачык фестивале узды

Равил Сабирҗанов (тре¬неры – Айрат Миңнегалиев) VII “Татнефть” җәмгыяте кубогына игълан ителгән турнирда бронза медальгә ия булды

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Азнакайда тренерлар М.Әхмәтшин һәм Ф.Хәйруллин истәлегенә багышланган бокс һәм кикбоксинг буенча ачык фестивале узды.
Әйтергә кирәк, спорт белән шөгыльләнер өчен шәһәрдә барлык мөмкинлекләр булды¬рылган. Төрле түгәрәкләр, спорт мәктәпләре эшли. Спортчыларыбыз да ярышларда сы¬натмый, призлы урыннарга лаек булып, Азна¬кай данын яклый. Тренерлар М.Әхмәтшин һәм Ф.Хәйруллин истәлегенә багышланган бокс һәм кикбоксинг буенча ачык фестивальдә үз авырлык категорияләрендә Ринат һәм Ильяс Гариповлар икенче урын яулады. Тренерла¬ры – Морат Галиев. 9 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Равил Сабирҗанов (тре¬неры – Айрат Миңнегалиев) VII “Татнефть” җәмгыяте кубогына игълан ителгән турнирда бронза медальгә ия булды, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.