Түбән Камада “Алтын алка” хоккей турниры башланды

Түбән Каманың ишегалды клублары “Алтын алка” турнирының төп трофеен яулау өчен ярыша башлады
(Түбән Кама, 24 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада балалар арасындагы “Алтын алка” хоккей турниры башланып китте.

Чемпион исемен яулау өчен беренче булып өлкән яшьтәге балалар чыкты. Аларны 5 төркемгә бүлделәр, берсенең составына Ширәмәт, Түбән Уратма, Югары Чаллы авыллары һәм Кама Аланы бистәсен ишегалды клубларын тәкъдим итүче командалар кергән. Барлык матчлар да ачык хоккей кортларында узачак.

Алдагы шимбәдә “Алтын алка” урта яшьтәге төркемнәр өчен башлана, ә иң кечкенә хоккейчылар өчен турнир яңа ел каникулларында старт алачак.