М. Бариев: “РФ Президенты кабул иткән карар, илдә физик тәрбия үсешенә этәргеч бирәчәк"

Марат Бариев Казанда 2013 елгы Универсиаданы уздыруга әзерлек турындагы РФ Президенты Указы имзалануы уңаеннан фикерләрен җиткерә
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). РФ Президенты Дмитрий Медведевның, Казанда 2013 елгы Универсиаданы уздыруга әзерлек турындагы Указга кул куюын, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев түбәндәгечә шәрехли: “Бүген Россия Президенты тарафыннан, Казанда Универсиада уздыруга әзерлек турындагы имзаланган Указ, әзерлек этабын башлауга күрсәтмә генә түгел, ә яңа икътисади шартларда да илнең Бөтендөнья Студент уеннарын Россиядә үткәрүгә әзер булуына дәлил. Бу Универсиада объектлары төзелешен финанслауга гарантия (әлегә Универсиада бюджеты 300 миллиард сумга тәңгәл булыр дип фаразлана. Аның 26 миллиард сумы – спорт объектлары, 11 миллиард сумы – Универсиада авылчыгы төзелеше өчен сарыф ителер дип көтелә).
Бүгенге көндә оештыру комитеты составы проекты төзелгән. Аны РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкләр дип фаразлана, Татарстан ягыннан комитетка Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры буларак, мин керәчәкмен. Татарстанда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак старт алачак яңа 2009 нчы ел алдыннан кабул ителгән карарның, республикада һәм, гомумән, Россиядә физик тәрбия, бигрәк тә, студентлар спорты үсешенә тирән йогынты ясаячагында шигем юк”, - дигән фикерләрен җиткерә Марат Бариев министрлыкның рәсми сайтында.