Фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты Казанда иң яхшы спортчылар һәм тренерларны җыячак

Спорт сараенда Россиянең иң яхшы фигуралы шуу осталары чыгыш ясаячак. Биредә үк илнең әйдәп баручы тренерлары да җыелачак
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Иртәгә Казанның Спорт сараенда фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты башлана. Бүген әлеге вакыйгага багышланган матбугат конференциясе булды.
Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Валентин Писеев хәбәр иткәнчә, Россия чемпионатын киләсе 2009 ел ярышлары дип атарга мөмкин. Бу гыйнварның өченче декадасында Хельсинкида башланачак Ауропа чемпионаты белән бәйле. Казандагы турнир Ауропа чемпионатына сайлап алу турниры да әле – нәкъ менә әлеге ярышларның нәтиҗәләре буенча ил җыелма командасы формалашачак. “2005 елда узган Россия чемпионатыннан соң безнең спортчылар Олимпиадада 3 алтын медаль яулады, - диде Валентин Писеев. – Казанның бозы бу юлы да фигуралы шуу осталары өчен бәхетле булыр дип өметләнәбез”.
Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты хәбәр иткәнчә, ярышларга Татьяна Домнина – Максим Шабалин парыннан кала, Россиянең барлык иң көчле фигуалы шуу осталары киләчәк. Алар - Яна Хохлова һәм Сергей Новицкий, Юкка Кавагути һәм Александр Смирнов, Мария Мухортова һәм Максим Траньков. Ялгыз шууда Сергей Воронов, Андрей Грязев, Константин Меньшов, Александра Иевлева һәм Арина Мартынова чыгыш ясаячак. Күп еллар эчендә беренче тапкыр чемпионатта Татарстанны ялгыз шуучылар Евгения Тарасова һәм Константин Мөлеков тәкъдим итәчәк.
“Мин быелгы Россия чемпионатыннан, барыннан да элек, тотрыклы чыгышлар көтәм – соңгы вакытта безгә әнә шул әйбер җитми”, - дип белдерде Валентин Писеев.
Чепионатка Россиянең Тамара Москвина, Алексей Мишин, Александр Жулин, Наталья Линчук һәм башка әйдәп баручы тренерлары да киләчәк. Мэтрлардан бары тик Татьяна Тарасова гына булмаячак. Судьялар бригадасы составына шулай ук танылган спортчылар (аерым алганда, Олимпия чемпионы Александр Горшков) керде.
Фигуралы шуу буенча Россия чемпионатын «НТВ+» телеканалы трансляцияләячәк. Турнирның рәсми телекоммуникация иганәчесе – “Вымпелком” компаниясе. Матбугат конференциясендә катнашкан компаниянең Казандагы филиалы директоры Олег Атаманов “Вымпелком” ярдәмендә Россия фигуралы шуу осталарының 2009 елда барлык алтын медальләрне яулаячагына өмет белдерде.
Иртәгә 15.00 сәгатьтә Спорт сарае бозында биючеләрнең чыгышлары башлана. Чемпионат тантаналы төстә 25 декабрь көнне 16.15 сәгатьтә ачылачак.