Бөгелмә акробатлары автошәһәрдә медальләр яулады

Бөгелмә акробатлары автошәһәрдә медальләр яулады

(Бөгелмә, 24 декабрь, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Чаллыда спорт акробатикасы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты төгәлләнде, анда Бөгелмә спортчылары да катнашты.

Автошәһәр һәм Бөгелмә вәкилләреннән тыш, ярышларда Казан, Лениногорски һәм Әлмәт акробатлары да призлы урынга ия булу өчен көрәште. Нәтиҗәдә, спорт мастерлары программасы буенча төркемле күнегүләрдә Эльвира Шакированың тәрбияләнүчеләре: Юлия Гадирова, Евгения Дементьева һәм Диләрә Рәҗәпова (Бөгелмәнең 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе) алтын медальләр яулады.

Беренче өлкәннәр разрядында Ольга Кливизаль һәм Эльвира Шакирова шәкертләре: Алена Пушкарная, Ангелина Кливизаль һәм Алена Шелудько көмеш медальләргә лаек булды.

Иң яшь акробатлар арасында Влада Новичкова, Ева Обоева һәм Дарья Зиннуровага тиңнәр булмады, алар 2000-2001 елларда туган кызлар арасында икенче яшүсмерләр разряды буенча абсолют җиңүчеләр булып танылды. Әлеге нәни акробатлар Ольга Кливизаль һәм Гөлнара Филатовада тәрбияләнә.

Аларның клубташлары Алинә Фәттахова, Ирина Сорокина һәм Екатерина Русанова (Бөгелмәнең 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе) беренче разряд буенча өченче урынны алды.