Балтач районы көрәшчеләре Башкортстан беренчелеге ярышларында җиңде

Ике йөзгә якын спортчы истәлекле кубок өчен мәйдан тотты.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Салават районы Аркаул авылында легендар көрәшче, көрәш буенча спорт мастеры, профессор Харис Мөнәсип улы Йосыпов истәлегенә милли көрәш буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге ярышлары узган. Бу турыда Башкортстанның "Балтач таңнары" газетасы хәбәр итә.

Балтач районы спортчылары көрәш буенча спорт мастеры Харис Йосыпов истәлегенә узган республика бәйгесендә катнашкан.

Бәйге 2002-2003 елда туган малайлар арасында узган. Дәрәҗәле ярышта республикадан 19 команда катнашты. Ике йөзгә якын спортчы истәлекле кубок өчен мәйдан тотты.

Көрәш нәтиҗәләре буенча Балтач район укучылары лаеклы урыннар яулады. Владимир Егоров I урын (60 килограммга кадәр авырлык категориясендә), Павел Манафов I урын (65 килограммга кадәр авырлык категориясендә) алды.

Айдар Шагаипов II урын (55 килограммга кадәр авырлык категориясендә), Алмаз Закиров II урын (110 килограммга кадәр авырлык категориясендә) алды.

Шулай ук команда составында: Денис Гәрәев, Шамил Әсхәдуллин, Кирилл Галеев , Денис Дәүләтов , Шамил Фатыйхов та уңышка ирешкән. .