Катлаулы уен булды – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Автомобилист"ка каршы уенга карата үз фикерләрен җиткерде.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Үз бозында Екатеринбургның “Автомобилист” хоккейчыларына оттырганнан соң Казанның “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов җиңүне кагыйдә бозу аркасында кулдан ычкындырдык, дип белдерде.

“Безнең өчен катлаулы уен булды. Аңа җитди әзерләндек, барлык ситуацияне дә аңлап эш иттек. Беренче периодта бик үк әйбәт уен күрсәтә алмадык, икенче периодта инде яхшырак уйнадык. Кызганыч, кагыйдә боздык һәм исәпне саклап тота алмадык. Ә буллитта безнең соңгы вакытта барып чыкмый”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер 8 уенга читләштерелгәннән соң команда сакчысы Степан Захарчукның соңгы ике матчтагы уенына да бәя бирде.

“Ике уенда катнашты. Ялгышларын күрмәдем. Әйе, аның өчен зур тәнәфес булды. Хәзер аңа уен практикасын арттыру мөмкинлеге бар”, – диде Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, бүген “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында үз бозында буллит сериясендә Екатеринбургның “Автомобилист” командасына оттырды (1:2).