Бүген “Ак Барс” - Мәскәүдә, “Нефтехимик” Мәскәү өлкәсендә уйный

“Спартак” –“Ак Барс” уенына 19 сәгать 30 минутта старт бирелә, “Витязь” –“Нефтехимик” очрашуы ярты сәгатькә иртәрәк башлана

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның КХЛ да чыгыш ясаучы топ-командалары бүген чираттагы матчларын үз бозларыннан читтә уздыра. “Ак Барс”ны Мәскәүдә “Спартак” кабул итә, ә “Нефтехимик” Чехов шәһәрендә җирле “Витязь” белән уйный.
Кичке сигезенче яртыда башланучы “Спартак” –“Ак Барс” уены КХЛ-ТВ һәм ТНВ каналлары аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Чехов бозындагы “Витязь” –“Нефтехимик” очрашуы ярты сәгатькә иртәрәк башлана.