Бүген Түбән Кама бозында Татарстанның ике командасы очраша

«Ак Барс»- «Нефтехимик» матчы кичке 7 дә башлана
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Тагын бер сәгатьтән Түбән Камада Татарстан хоккей сөючеләре өчен мавыктыргач уен башлана. Җирле «Нефтехимик» «өлкән туганы» «Ак Барс» белән очраша.
Моңа кадәр республиканың бу ике хоккей командасының 37 тапкыр очрашуы мәгълүм. «Барслар» исәбендә 25 җиңү, ә нефтехимиклар – 7 очрашуда өстен чыккан, 5 тапкыр уртак нәтиҗәгә уйнаганнар.

Казанлылар бу уенга тагын капитаныннан башка гына чыга. «Атлант» белән очрашуда алган җәрәхәтләре Алексей Морозовка әле һаман бозга чыгарга мөмкинлек бирми.
Бүгенге матчта Владислав Киселев (Уфа), Андрей Бирюков «Мәскәү), Александр дрееев (Мытищи) һәм «Сергей Морозов» (Электросталь) составындагы арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтә. Матч «Татарстан-Яңа гасыр» каналы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк.