Татарстан спортчысы Василий Мосин стендка ату буенча дөнья Кубогы финалында катнашачак

Бүген стендка ату буенча Россия җыелма командасы составындагы биш спортчы Минскига юл тотты. Анда 27-30 сентябрь көннәрендә дөнья Кубогының финалы узачак
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген стендка ату буенча Россия җыелма командасы составындагы биш спортчы Минскига юл тотты. Анда 27-30 сентябрь көннәрендә дөнья Кубогының финалы узачак.
“Весь спорт” басмасы хәбәр иткәнчә, дөнья Кубогы финалында катнашучыларны сезон нәтиҗәләре буенча Халыкара стендка ату федерациясе билгели. Бу юлы алар арасына хатын-кызлар скитыннан кала, стендка атуның барлык төрләрендә чыгыш ясаучы Россиянең биш спортчысы керде.
Алар – Алексей Алипов һәм Ирина Ларичева (икесе дә – трап), Константин Цуранов (скит), Василий Мосин һәм Михайл Лейбо (икесе дә – дубль-трап). Татарстан спортчысы Василий Мосин 2008 елгы Олимпиадада әлләни уңышлы чыгыш ясамаса да (ул финалга үтә алмады), Минскидагы турнирда ул үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә алачак.
Минскида узучы ярышларда дөньяның төрле илләреннән иң яхшы 60 спортчы катнаша. Бүген безнең команда Минскига юл тота, ярышлар 26 сентябрьдә тантаналы төстә ачылачак.