Түбән Кама өч шәһәр бильярдчыларын үзенә җыйды

Түбән Камада узган турнирда көмеш медальне Чаллыдан килгән 12 яшьлек малай яулады
(Түбән Кама, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада бильярд буенча турнир үтте. Анда ярышларның хуҗаларыннан тыш Чаллы һәм Зәй шәһәрләреннән килгән спортчылар да катнашты. Җиңү өчен барлыгы 26 кеше көрәште.
Нәтиҗәдә, турнирда алтын медальгә Түбән Кама бильярдчысы Максим Бахметов ия булды. Аның якташы Радик Хисамиев бронза медальгә лаек дип табылды. Ярышларда икенче урынны Чаллы шәһәреннән килгән Илдар Вахитов алды, шунысы игътибарга лаек, лидерлар өчлегенә кергән әлеге малайга нибары 12 яшь.