Казандагы бокс бәйгеләрендә Уфа егете дә катнаша

Шушы абруйлы ярышларда Уфадан татар егете Нияз Фәйзуллин да көчен сыный
(Уфа, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Казандагы әлеге абруйлы ярышларда Уфадан татар егете Нияз Фәйзуллин да көчен сыный. Беренче бәйгедә үк якташыбыз зур җиңүгә иреште дә инде. Италиядән килгән Франческо Россанодан ышанычлы рәвештә өстен чыкты Нияз. Шунысы игътибарга лаек – италияле егет яшьләр арасында моңарчы дөнья чемпионы булган спортчы. Шуңа күрә дә андый көчле боксчыны җиңү Уфа егетенең дәрәҗәсен тагын да күтәрде.
Әле Нияз Фәйзуллинга, финалга чыгу өчен, тагын ике бәйге үткәрәсе бар. Аларда да җиңсә, якташыбызга халыкара спорт остасы дигән югары исем биреләчәк. Нияз Фәйзуллин - Башкортстан дәүләт университеты талибы.