Казанда профессиональ боксчылар очраша

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән бокс буенча биш ярыш узачак
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 3 нче октябрь көнне 21 сәгатьтә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән бокс буенча биш ярыш узачак, шул исәптән, 63,5 һәм 79 кг авырлык категорияләрендә ике ярыш Россия чемпионы исеменә оештырыла.
Бокс сөючеләр Казан боксчылары Альберт Вәлиев һәм Шәүкәт Мадаминовларның осталыгына бәя бирә алачак. Алар Казакъстанның көчле спортчылары белән көч сынашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Россия чемпионы исеменә 63,5 кг авырлык категориясендә 10 раундлы көрәштә Әлмәттән Тимур Гыймаев һәм Түбән Тагилдан Фариз Газыймов очрашачак. 79 кг авырлык категориясендә ринга Барнаулдан Рудольф Асатурян һәм Чиләбедән Василий Лепихин чыгачак.
2 нче октябрьдә “Пирамида” комплексында булачак ярышларга багышланган матбугат конференциясе һәм спортчыларның авырлыгын үлчәү көтелә. Профессиональ боксчылар сугышы Казанда “Рен-ТВ” телекомпаниясе заказы буенча “Россиянең балкып килүче йолдызлары” проекты кысаларында оештырыла.