"Ак Барс" хоккейчылары Кытай клубына каршы уен белән яңа сезонны башлый

"Татнефть Арена" боз сараендагы матч 19.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген "Ак Барс" хоккей командасы Кытай клубы – "Куньлунь Ред Стар"га каршы уен белән Континенталь хоккей лигасының 10 нчы сезонын башлый.  Узган сезонда КХЛда тәүге тапкыр чыгыш ясаган елында ук "Куньлунь" командасы плей-офф раундына узган иде. Ә яңа – юбилей сезоннында клуб үз алдына тагын да югарырак максатлар куя кебек: команда Войтек Вольски, Андрей Костицын, Джефф Кинрэйд, Артур Кулда кебек көчле уенчылар белән тулыланды. Сезон алдыннан командага баш тренер итеп танылган Канада тренеры Майк Кинэн билгеләнде. Ә аның үз карьерасында җитәкләгән командалары белән Стэнли һәм Гагарин кубокларын отканы бар. "Татнефть Арена" боз сараендагы матч 19.00 сәгатьтә башлана.