«Рубин» һәм «Работничков» матчында Төркия арбитры хөкемдар булачак

Җавап уены 27 августта Казанда уза

 (Казан, 24 август, «Татар-информ»). Төркия арбитры Хюсейн Гечек Европа Лигасының плей-офф раундында Казанның "Рубин" командасы белән Македониянең "Работнички" командасы арасындагы җавап матчында эшлиячәк. Бу хакта УЕФА рәсми сайтында хәбәр ителә.
македониядә беренче матч тигез исәп (1:1) белән тәмамланды. Җавап уены 27 августта Казанда уза.