Мамун Дөнья кубогының Казан этабында кыршау, туп, чукмар һәм тасма белән күнегүләрдә җиңү яулады

Кичә Казанда нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы этабы тәмамланды

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 21 августта Казанда башланган нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы этабы  кичә тәмамланды. Россияле Маргарита Мамун кыршау (19,100 балл), туп (19,050), чукмар (19,100) һәм тасма (19,100) белән күнегүләрдә җиңү яулады. Аның ватандашы Александра Солдатова дүрт күнегүдә дә икенче булды.

Төркемле күнегүләрендә россиялеләр биш тасма (17,950) һәм алты чукмар һәи ике кыршау (18,100) белән беренче булды, дип хәбәр итә "Весь спорт".

Кыршау. 1. Маргарита Мамун – 19,100. 2. Александра Солдатова (икесе дә – Россия) – 18,500. 3. Ен Чжей Сон (Көньяк Корея) – 18,300. Туп. 1. Маргарита Мамун – 19,050. 2. Александра Солдатова (икесе дә – Россия) – 18,450. 3. Мелитина Станюта (Беларусь) – 18,100. Чукмарлар. 1. Маргарита Мамун – 19,100. 2. Александра Солдатова (икесе дә – Россия) – 18,300. 3. Саломе Пажава (Грузия) – 17,750. Тасма. 1. Маргарита Мамун – 19,100. 2. Александра Солдатова (икесе дә – Россия) – 18,400. 3. Мелитина Станюта (Беларусь) – 18,300.

Төркемле күнегүләр. 5 тасма. 1. Россия – 17,950. 2. Болгария – 17,700. 3. Япония һәм Беларусь – по 17,450. 6 чукмар + 2 кыршау. 1. Россия – 18,100. 2. Беларусь – 17,850. 3. Болгария – 17,700.