Казанның "Рубин" командасы уенчысы Лукьянчиков – Австриядәге турнир җиңүчесе

Сергей Матвеев җитәкчелегендәге спортчылар Черногория командасы белән очрашты һәм 5:0 исәбе белән җиңүгә иреште

  (Казан, 24 август, «Татар-информ»). Якшәмбе футбол буенча Россия яшүсмеләр җыелма командасы Австриядә халыкара турнирда йомгаклау матчын үткәрде. Сергей Матвеев җитәкчелегендәге спортчылар Черногория командасы белән очрашты һәм 5:0 исәбе белән җиңүгә иреште.
Россиянең җыелма командасы составында Казан "Рубин" футбол клубының Яшь футболчыларны әзерләү үзәге вәкиле Кирилл Лукьянчиков уйнады, элек команда Австрия һәм Швейцария командаларын җиңгән иде, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.
Россия – Черногория – 5:0 (2:0).
Голлар: Пацев, 7; Грулев, 18; Игнатьев, 68; Волков, 69; Игнатьев, 79.