Казанда 2016 нчы елда Хоккей буенча яшьләр кубогы узачак – Алексей Морозов

Быелгы Дөнья кубогын ябу тантанасына Татарстан вәкилләре киләчәк, анда аларга Кубок символикасы төшерелгән әләм тапшырылачак

(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Бүген Екатеринбургта хоккей буенча яшьләр командалары арасында бишенче кубок ачылышына багышланган матбугат конференциясендә чираттагы турнирның Казанда узачагы билгеле булды. Бу хакта Яшьләр хоккей лигасы (ЯХЛ) идарәче директоры, Казанның “Ак Барс” хоккей командасының экс-капитаны Алексей Морозов хәбәр итте.

“Дөнья кубогының чираттагысы Казанда үтәчәк. Без Свердловск өлкәсе җитәкчелегенә биредә тагын бер турнир уздыру теләген белдерүе өчен бик рәхмәтлебез. Тагын ике елдан монда бик теләп янә кайтырбыз дип ышанам”, - дип Морозовның сүзләрен китерә ЯХЛ матбугат хезмәте.

Чемпионат.com тәгаенләгәнчә, быелгы Дөнья кубогын ябу тантанасына Татарстан Республикасы вәкилләре киләчәк, аларга биредә Кубок символикасы төшерелгән әләм тапшырылачак. Аннан соң республикада турнирга әзерлек башланачак.

Искәртеп узыйк, 2011 нче елдан 2013 нче елга кадәр яшьләр арасында Дөнья кубогы Омскида узды, ә 2014 нче елда традицион халыкара турнирны үткәрү урыны итеп Уфа сайланды. Бүген, 24 нче августта Мәскәү вакыты белән 17 сәгатьтә турнирны ачу тантанасы башлана.